Бангкоктагылар шифаханәгә озатыла, урамда «максатсыз» йөрүчеләр полиция кулына эләгә

Татарстан Таиландтан кайтучыларны кабул итәргә әзерләнә. Хокук органнары максатсыз гына урамда йөргән гражданнарны штрафлар белән “бүләкли”. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән онлайн очрашу барышында бу һәм башка яңалыкларны җиткерде.

Бүген төнлә Татарстан башкаласына Бангкоктан 111 турист кайтып төшәчәк. Рейста барлыгы 179 кеше, калганы Уфага китәчәк. Бездә калганнарны “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырачаклар.

-Рейстагыларны туганнарына каршы алырга рөхсәт ителмәячәк, аларны сабыр булырга сорыйбыз. Таиландтан кайтучыларны Роспотребнадзорның республикадагы идарәсе һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре каршы алачак. Алар медицина тикшерүе үтәчәк. Температурасы югары булганнарны хастаханәгә җибәрәчәкләр. Пассажирларны 14 көнлек карантин көтә. Алар медицина күзәтүе астында булачак. Читтән кайтучыларны урнаштыру өчен барлыгы 7 үзәк әзерләнде. Бу сәламәтләндерү лагерьләре, кунакханә, шифаханәләр. Барлыгы – 1 187 урын, − диде Лилия Галимова.

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавируска бәйле 980 тикшерү үткәргәннәр. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 27,6 мең тикшерү оештырылган. 9 дәүләт лабораториясенә хәзер ике шәхси клиника да кушылган.  Монда инде һәркем коронавируска анализ тапшыра алачак, әмма бушлай түгел.

Чаралар күрелә, өйдә калыйк дип тә әйтелсә дә, әмма ваемсыз кешеләр барыбер очрап тора. Үзизоляция индексы да көндезге вакытта Татарстанда бик түбән. Изоляция шартларын үтәмәүчеләрне инде хокук сакчылары “тота”. Брифингта билгеле булганча, полиция бер максатсыз урамда йөрүчеләргә биш меңгә якын беркетмә язган, шуларны 703е – карантинны бозган, ә калганы  үзизоляция шартларын бозган өчен. Хокук саклау органнары битлек һәм антисептиклар сату иткән өчен 8, эш урыныннан ялган белешмәләр ясаганнары өчен җиде җинаять эше кузгаткан.

Республикада режим үтәүне 2,5 мең хокук саклау органы хезмәткәре күзәтә. Тәртип артыннан күзәтү өчен патрульлек көчәйтелгән. Ә индексның түбән булуын Лилия Галимова күп кенә предприятие хезмәткәрләренең эшкә чыгуы белән аңлатты.


Фикер өстәү