Хәрби хезмәттәге егет 10 хезмәттәшен аткан: 5 кеше үлгән

Хәрби хезмәттәгеләрнең бишесе үлгән, бишесе зыян күргән.

Украинада Милли Гвардия хәрби хезмәткәре Артем Рябчукны кулга алганнар, ул Днепрда «Южмаш» заводы территориясендә Калашников автоматыннан атып биш кешене үтерүдә гаепләнә. Тагын биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, һөҗүм 27 гыйнвар иртәсендә булган. 20 яшьлек Рябчук, каравылда вакытта автоматтан хезмәттәшләренә ут ача, ә аннары корал белән кача. Шәһәрдә «Сирена» планы кертелә, полиция бүлекчәләренең һәм милли Гвардиянең шәхси составыаны эзләргә керешә. Соңрак егетне тоткарлыйлар. Аның әлеге җинаятен нинди максаттан эшләгәнлеге әлегә мәгълүм түгел. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү