Татарстанда авыручы балалар саны арту сәбәпле, 4 мәктәп ябылган

26 нчы гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә «иртәнге фильтр» ны үтә алмаган укучылар саны 884кә җиткән. 

Дүрт мәктәптә (1 мәктәп — Минзәләдә, 2 мәктәп — Лаешта һәм 1 мәктәп — Зәй муниципаль районында) авырулар санын киметү максатыннан вакытлыча укулар туктатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлык хәбәрендә дәресләрдән азат ителгән балаларга бер-берсе белән элемтәгә керүне чикләргә һәм җәмәгать урыннарына чыкмаска киңәш ителә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә. Бүген 37 балага вакцина ясалган.


Фикер өстәү