Татарстанда яшәүче һәр дүрт кешенең берсе хезмәт хакының 25 процентын даруларга тота

Сораштыруда катнашучыларның 68 проценты пандемия чорында керемнәренең кимүен әйткән.
Татарстанда яшәүче һәр дүрт кешенең берсе хезмәт хакының 25 процентын даруларга тота. Эш эзләү сервисы белгечләре әнә шундый мәгълүмат китереп үткән.

Респондентларның 68 проценты пандемия сәбәпле керемнәренең кимүен әйткән. Бигрәк тә 45-54 яшьтәгеләр моңа зар белдергән. Ә менә 18-24 яшьлекләр пандемиянең керемнәренә зур йогынты ясамавын күрсәткән.

Керемнәрнең кимүен барыннан да элек турист һәм ресторан бизнесы вәкилләре сизгән. IT- өлкәдә бу азрак сизелгән.

Сораштыруда катнашучыларның яртысы сәламәтлек салауга хезмәт хакының 10 процентын, 23 проценты –чиреген, 3 проценты – чиректән күбрәген исраф итәргә туры килүен искәрткән. Һәр биш кеше арасыннан берсенең табибларга күренү өчен бер тиен дә тотмавы ачыкланган.

Яшьләр медицина оешмалары бусагасын иң еш таптаучылар булып чыккан. 18-24 яшьлек респондентларның 13 проценты хезмәт хакының чиреген табибларга күренүгә тота. 45яшьтән өлкәнрәкләрнең нибары 7 процентына гына хас әйбер икән бу.


Фикер өстәү