“Омикрон” дулкынының кайчан кимиячәген әйткәннәр

Белгечләр инде киләсе айда ук вирусның көчезләнүен вәгъдә итә.

Россия вирусологы Петр Чумаков белдергәнчә, коронавирусның “омикрон” штаммы ничек тиз таралса, шулай тиз генә кимиячәк. Инде февраль урталарында ук вирусның көчсезләнүен көтәргә мөмкин.

— Россиядә 10 февральдән соң “омикрон” дулкыны сүлпәнәя башлаячак, – дип белдергән белгеч Sputnik радиосы хәбәрчесенә, АКШта, Европа илләрендә чирләүчеләр турындагы мәгълүматларга таянып.

Чумаков “омикрон” штаммының бик йогышлы булуын һәм яшен тизлегендә дип әйтерлек таралуын тагын бер кат искәрткән. Аның фикеренчә, бу дулкында рәсми статистика күрсәткәнгә караганда күбрәк кеше авырый. Нәкъ менә шул вирусның тизрәк чигенүенә китерәчәк тә, чөнки аңа карата иммунитет берьюлы бик күп кешедә барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү