Ялган белешмә сатучыларны нинди җәза көтә?

Ел башыннан бирле илдә коронавирустан вакцинация узу турында ялган сертификатлар сату буенча 1188 сайт һәм интернет-сәхифә ябылган яки юкка чыгарылган. Бу хакта, «Роскомнадзор» мәгълүматларына таянып, «Интерфакс» хәбәр итә. Март аенда прививка «ясату» турында белешмәләр сатучы – 1, апрельдә – 5, майда – 7, июньдә 29 сайт бетерелгән. Июль аенда шундый 1146 сайт ачыкланган. Аларның барысы да юкка чыгарылган.
Исегезгә төшерәбез: июль башында Татарстанда яшәүчеләр коронавирустан вакцинация узу турында ялган сертификат сатып алган өчен җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималы турында кисәтелде. Шул ук вакытта Казанның консультация-диагностика үзәгендә эшләүче 21 яшьлек кыз COVID-19 инфекциясеннән прививка «ясату» турында ялган белешмәләр сатуда шикләнеп тоткарланды.
Сүз уңаеннан, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары 0,22 процентка арткан. Бу – Россиядә иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Мәскәүдә һәм Орел өлкәсендә дә шундый ук күрсәткеч теркәлгән. Республикада соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус табылган. Татарстанда COVID-19 инфекциясен йоктыруның барлыгы 23 823 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү