Дүрт көнлек эш атнасына күчүне сыный башлаганнар

Россиядә тәүге оешма – Совкомбанк атнасына дүрт көн эшләүгә күчүне сынауга керешкән: 1 гыйнвардан банк хезмәткәрләренең бер өлеше – өйдән торып эшләүчеләр шушы режимга күчкән, дип хәбәр итә РБК.

Әлегә персоналның 5 процентына гына кагыла икән бу. Эксперимент уңышлы килеп чыкса, атнасына 4 көн генә эшлиячәк хезмәткәрләр санын арттыру күздә тотыла.

Сынауда банкның ярдәмче подразделениеләре хезмәткәрләре катнаша. Биредә сүз IT-белгечләр, менеджерлар һ.б турында бара. Дүрт көнлек эш атнасын озайту-озайтмау хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәсенә, бурычларын ничек үтәүләренә бәйле булачак.

Совкомбанк идарәче директоры Анна Камбулова әйтүенчә, сынау бер ел дәвам итәчәк. Анда 1 меңгә якын хезмәткәрнең катнаша.


Фикер өстәү