Газета аша чиновниклардан яхшы хәбәр көтеп калам

Подъезд белән йорт бергә төзелә, әмма йортка капитальный ремонт ясыйлар, ә подъездга юк. Чиновниклар кай җирләре белән уйлый икән?

Менә бу Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы 6 нчы йорт. Подъездга керү куркыныч, чөнки ишек ябылганда түшәмнән штукатурка коела. 17 июль 2019 көнне депутат Самаренкин Дмитрий Анатольевич белән очрашу булды. Очрашу барышында 6 йортның 25 нче фатирын күрергә насип булды. Өч бүлмәле фатирда 30-37 яшьтәге бертуган егетләр яши. Бу егетләр фатирда чүплек оясы ясаганнар. “Балык Бистәсе идарәче компаниясе” ярдәме белән эшчеләр табып тугыз сәгать дәвамында анна 3 машина “КамАЗ” машинасы чүп чыгардык. Фатирда идән, унитаз юк, ут чыбыклары, ут кабызгычлар куркыныч хәлдә. Бу фатирда фаҗига туса 35 гаилә кая барыр? ( йорт 36 фатирлы). Нигә шундый тәртипсез тормыш алып баручыларга бер чара күрелми? Шулар аркасында күпме гаилә мәхрүм була. Бу йортның подүездын 2020 елга кап.ремонтка керткәннәр иде (официальный хат бар) ә бу программа гамәлдән чыккан. Нишләргә дигән сорау туа?

Дмитрий Анатольевич подъездга кереп күргәч акча бирәсен әйтте Һәм ул биргән акчага баскыч площадкасына плитка җәйделәр. Идәннән йөреп була Аллага шөкер.Кергәндә куркмыйча кереп булмый, аяк сынарга да мөмкин иде. Әмма баребер куркыныч кимемәде, чөнки штукатурка җимерелә бара. Район архитекторы Хасанов Рәвеф 5 елдан ремонт була ди. Ә биш елдан бу подъездларга кереп булырмы икән соң? Соңгы 15 елда анда кереп караучы булмаган. Дөрес, еламаган балага ипи бирмиләр. Ул йорттагылар бер җиргә язмаганнар. Чиновниклар тыныч кына яшәгәннәр. Газета аша чиновниклардан яхшы хәбәр көтеп калам.

ТОС “Лидер” рәисе Дудко Р.Ф.

Балык Бистәсе. Сентябрь,2019


Фикер өстәү