Кеше санын планшет белән санаячаклар

2020 елда Россиядә халык санын исәпкә алу беренче тапкыр цифрлы оештырылачак. Бу максатта әлеге эшне башкаручыларга 360 меңнән артык планшет таратачаклар. Татарстанда 7,2 мең кешегә бер айга шундый планшет биреләчәк. Бу хакта Татарстан Статистика идарәсендә узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Халык санын исәпкә алу 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта Россиядә 146 миллион чамасы кеше яши дип исәпләнә. Чара менә шушы санны тәгаенләү, россиялеләрнең үзләрен кайсы милләттән дип санауларын, урыс телен ни дәрәҗәдә белүләрен, ничегрәк көн күрүләрен, ничә чыганактан керем алуларын ачыклау максатында уздырыла.


Фикер өстәү