Авылда яшәүче ир күршесен урындык белән сугып үтергән

Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылында яшәүче ир күршесен урындык белән кыйнап үтергәннән соң, бер чокырга илтеп ташлаган. Бу хакта ufa.kp.ru сайты хәбәр итте.

13 май көнне әлеге авылда яшәүче кыз 58 яшьлек әтисенең югалуы турында гариза белән полиция бүлегенә килә. Тикшерүчеләр югалган ирнең танышларын барлап чыгалар. Шул вакытта алар югалучының күршесенең өен тикшергән вакытта кан эзләре табалар да шик аңа төшә. Ир кеше ничек кенә инкарь итеп караса да ахырда үтергәнен таный һәм күршесен илтеп күмгән чокырны күрсәтә.

6 май көнне ирләр кәеф-сафа корып утырганда низагка керәләр. Хуҗа ир ярсып, күршесенең башына урындык белән кундыра. Шул рәвешле ул үзен «сакладым» дип акланган. Икенче көнне күршесенең суламавын тоеп, үлгәнен аңлаганнан соң, мәетне машинага салып, чокырга илтеп ташлаган.

Саксызлык аркасында күршесенең үлеменә сәбәпче булган иргә хәзер җавап тотарга туры киләчәк.


Фикер өстәү