Ипотека ставкалары артачак

Быел Россиядә ипотека кредитлары буенча ставкалар артачак. Бу, үз чиратында, торак төзелешенә аяк чалырга мөмкин. Социаль сәясәт институтының төбәкләр программасы директоры Наталья Зубаревич Ura.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, узган елда торак төзелеше базары моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә үскән. “Ташламалы ипотека илнең алга киткән төбәкләрендә торак төзелеше базарына зур этәргеч бирде”, – дигән ул.
Әмма торакның бик күп файдалануга тапшырылуы һәм фатир алучыларның ишәюе сәбәпле, ипотека ставкасы арта башлаган. Белгеч әйтүенчә, быел бу процесс дәвам итәчәк. “Үзәк банкның төп ставкасы сигез проценттан артыграк булган очракта, ставкаларның үсүе табигый. Шуңа күрә торак төзелеше дә акрынаячак”, – дигән Зубаревич.

Исегезгә төшерәбез: узган ел азагында Россия банкының Директорлар советы төп ставканы берьюлы 1процентка арттыру– аны 7,5 проценттан 8,5 процентка җиткерү турында карар кабул итте. 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч бу.


Фикер өстәү