Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы тәкъдим ителде

Ул федераль комитетка раслауга җибәреләчәк.

Логотип Казан Кремлендә узган Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышында тәкъдим ителде.

Логотипта Болгардагы Хәтер билгесе, ачык Коръән китабы, лалә чәчәге, рус һәм гарәп телләрендә язу кагыйдәләрен кулланып, «1100» язмасы, Болгар сүзенең гарәп телендә язылуы чагылыш тапкан.
Утырышта катнашкан Татарстан Президенты Миңнеханов логотибны бик тирән, нигезле эш дип бәяләде. Республика җитәкчесе ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан билгеләнгән чараларның Россия мөселманнарын берләштерүгә, җәмгыять һәм дәүләтнең мөселман традицияләрен торгызуда ихтыяҗларының тыгыз бәйләнешенә юнәлдерелгәнен билгеләп узды. «Без Россиядә традицион конфессияләр арасында диалогка, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәвенә уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү