Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест» утырышын үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест» утырышын үткәрде.

«Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлары советы утырышында Татарстан Президентына преспектив проектлар тәкъдим ителде. Үткән киңәшмә суперкомпозитлар җитештерүгә, җиһазлар мониторингының чыбыксыз технологияләре һәм башка инновацион яңалыкларга багышланган иде.

Утырышта катнашучылар алдында доклад белән беренче булып КФУ галиме, Россия Фәннәр Академиясе әгъзасы Игорь Антипин чыгыш ясады. Ул конструкцион термопласт — полифениленсульфид җитештерү технологиясе турында сөйләде. Әлеге матдә бик югары һәм бик түбән температураларда эшләү өчен конструкция төзергә мөмкинлек бирә.

Икенче кызыклы докладны КГЭУның вибродиагностика лабораториясе кафедрасы мөдире Михаил Клюкин укыды. Аның чыгышы предприятиеләрдәге сәнагать агрегатлары торышын чыбыксыз күзәтү технологияләре турында иде.

Киләсе чыгыш нефть скважиналарының чыбыксыз телеметриясенә багышланды. Әлеге җиһазны файдалану нефть табу чыгымнарын киметергә һәм аны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә, дип сөйләде «Три-Лоджик» компаниясе генераль директоры Владимир Калабухов.

Рөстәм Миңнеханов әлеге сорауны «Татнефть»кә һәм республиканың кече нефть компанияләренә дә контрольгә алырга кушты.

Утырышның икенче яртысында РТСИМ компаниясе вәкиле презентация белән чыгыш ясады. Ул нефть химиясе өлкәсендә цифрлы белем бирү технологияләре турында сөйләде. «СберРешения» компаниясе генераль директоры Татарстан бизнесы өчен яңа мөмкинлекләр турында сөйләде.

Киңәшмәнең көн тәртибендәге соңгы пункт — «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерларының чираттан тыш җыелышына әзерлекне оештыру мәсьәләсе. Ул 5 декабрьдә узачак.


Фикер өстәү