23 ноябрь төнендә Башкортостанның Мишә районында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ хезмәте.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Уфа-Бирск-Янаул автоюлының 119 чакрымында Сосновка авылы янында Пермь краеның 49 яшьлек Opel Zafira руле артында баручы автомобилист 38 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүле шунда ук җан биргән.
Һәлак булучының киемендә яктылыкны чагылдыручы җайланмалар булмаган. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.