Көчле юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кыз үлгән

Бүген Башкортостанның Кушнаренко районында көчле юл-транспорт һәлакәте булган.

Авария Авдон-Николаевка автоюлында 7:00 сәгать тирәсендә була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада Веста» белән идарә иткән 21 яшьлек уфалы һәм «Opel Astra» машинасы хуҗасы Балтач районында яшәүче 63 яшьлек бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә, «Opel» ның 59 яшьлек пассажиры, шоферның хатыны, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән.

Һәлакәттә шулай ук «Лада»машинасы йөртүчесе дә зыян күргән. Вакыйга урынында тикшерүчеләр төркем эшли. Юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

 

Фото: https://nashikigi.ru/


Фикер өстәү