Яшь гаилә куркыныч юл һәлакәтенә очраган (ФОТО)

9 августта Башкортстанның Туймазы районында юл һәлакәте булган.

Авариядә 22 яшьлек ир һәлак булган, хатыны хастаханадә.
16:30 сәгатьләр тирәсендә Бәләбәй — Николаевка — Туймазы — Бакалы автоюлында 22 яшьлек Туймазы кешесе идарә иткән «Kia Rio» һәм 52 яшьлек «Scania» машина йөртүчесе бәрелешкәннәр.
Бәрелү көчле булган — җиңел машина бөтенләй җимерелгән, ә аннары кюветка килеп төшкән. Юл буйлап кузовның кисәкләре генә чәчелеп калган…
22 яшьлек егет һәлакәт урынында ук үлгән, аның хатыны хастаханәгә озатылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөкле.
Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

ФОТО: bashinform.ru


Фикер өстәү