Гадәти гриппка каршы вакцинаны август азагында ясый башлаячаклар

Бу хакта халык сорауларына онлайн җавап бирү вакытында Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковҗиткерде. Аны республиканың 50 процент кешесенә ясарга ниятлиләр. Теләүчеләр яшәү урыны буенча сырхауханә белгечләренә мөрәҗәгать итә алачак. Прививка бушлай ясала. Яңа коронавируска каршы вакцина әлегә сынау үтә. Йогышлы чирнең икенче дулкыны булырмы? Министр фикеренчә, без аңа әзер булырга тиеш. Һәр хәлдә көз айларында тирән тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар елдагыча артачак. Яңа коронавирус белән чирләүчеләрнең исемлеге төзелә. «Аның киләчәктә нинди өзлегүләр китереп чыгарачагын әлегә белеп тә бетермибез, шуңа күрә сырхаулар диспансер исәбенә алына һәм тикшеренеп торачак», — диде Марат Садыйков. Мәктәп укучылары 1 сентябрьдә гадәти режимда укыячак. Тик саклану чараларын тотарга тиешләр. Министр бу уңайдан балалар бакчалары эшчәнлеген мисалга китерде. Алар эшли һәм саклану чаралары күрелгәнлектән, төркемнәрдә күмәк авыру очраклары юк. Сәламәтлек саклау оешмалары да бер ай эчендә элекке режимда эшлиячәк һәм хастаханәләрдә авыруларны планлы рәвештә яткырачаклар.


Фикер өстәү