3 олы кеше һәм бер бала зыян күргән юл һәлакәтеннән соң прокуратура тикшерү башлады

Татарстан Республикасы прокуратурасы Нурлат районында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң тикшерү эше башлады. Хәвефтә өч олы кеше һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә 11.30 сәгатьтә Нурлат – Яңа Тумба автомобиль юлында Чулпан авылы янында булды. Монда «Лада Калина» һәм «Лада Веста» бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Веста» йөртүчесе «Калина»га юл бирмәгән. Өч хатын-кыз һәм бала зыян күргән. Һәлакәттә баш миенә зарар килгән сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр.

«Авария факты буенча тикшерү үткәрелә. Сәламәтлеккә китерелгән зыянның дәрәҗәсе билгеләгәннән соң, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тикшерү барышы шәһәр прокуратурасы контролендә», –  ди Галиев.


Фикер өстәү