Казанда XVIII халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

7–11 сентябрьдә Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Конкурс һәм конкурстан тыш программада барлыгы 100ләп фильм күрсәтергә ниятлиләр.

Фестивальнең тантаналы ачылышы Казан Ратушасында узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

— Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысасында, аеруча тантаналы мохиттә уза. Әлеге чара елдан-ел тамашачы мәхәббәтен ныграк яулый. Без ел саен дөньяның төрле илләреннән кунаклар кабул итәбез. Фестивальнең ихтыяҗын аның географиясенең елдан-ел киңәюе дә раслый. Быел 44 илдән 625 гариза килгән. Нинди зур сан! Фестивальдән чын бәйрәм ясаганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт! — диде ул, катнашучыларны сәламләп.

Быел фестиваль кысасындагы чаралар барлыгы тугыз мәйданчыкта уздырылачак. Фильмнарны, ә аларны теләгән һәркем карый алачак, «Республика» сәүдә үзәгендә урнашкан «Синема 5» кинотеатрында күрсәтәчәкләр.


Фикер өстәү