Башкортстанда куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Башкортостан ЮХИДИ матбугат үзәге.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2 декабрь иртәсендә авария республиканың Иглин районында Самара-Уфа-Чиләбе-Уфа автоюлының беренче чакрымында булган. «МАЗ» йөк фурасы һәм ВАЗ-2109 автомобиле (руле артында Туймазы районында яшәүче 43 яшьлек ир-ат була) бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче җитди җәрәхәтләр ала һәм һәлакәт урынында үлә.
Әлеге факт буенча тикшерү башланган.