Юл-транспорт һәлакәтендә үлгән 18 яшьлек кызның әнисе вафат булган

12 ноябрьдә Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1296 нчы чакрымында, Туймазы районының Имангул авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган.

«Hyundai Solaris «(аның руле артында Кандрыкүл авылында яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз була) төп юлдан баручы «Volvo» йөк машинасына юл бирми һәм алар бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүченең 18 яшьлек кызы шунда ук үлә. Җәрәхәтләнгән шоферны үзәк район хастаханәсенә озаталар.

Бүген хатын-кызның медучреждениедә үлүе билгеле булды.

Ул күп еллар Кандрыкүл авылы мәдәният йортында эшләгән, район тормышындагы барлык иҗтимагый вакыйгаларда актив катнашкан дип яза «Туймазы хәбәрләре «.


Фикер өстәү