Россиялеләрне коронавирус пандемиясеннән дә куркынычрак эпидемия турында кисәттеләр

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында кош гриппының һәм аның мутацияләренең куркыныч булуы турында сөйләде.

Табиб сүзләренчә, бүген барысы да COVID-19 пандемиясе өчен борчыла, шуның аркасында күп кенә куркыныч авырулар икенче планга күчкән. Күпчелек авырулар, кош гриппын да кертеп, дөнья буйлап Кытайдан таралган, әмма вирус ияртүче хайваннарны контрольдә тоту мөмкин түгел диярлек. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр кош гриппының яңа мутациясе булса, без аны тиз арада танып, битлек белән саклана алачакбыз дип уйламыйм. Ул вакытта без зур проблема белән очрашачакбыз, мин ковид безне нәрсәгәдер өйрәткәнлегенә ышанмыйм», — дигән табиб.

 


Фикер өстәү