Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче Люба Калашникованың теләген үтәде

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды. Партия вәкилләре «Елка желаний» сайтында Татарстанда яшәүче балалар Яңа ел алдыннан язып калдырган теләк-хатларны сайлап алды.

Люба Калашникова Казанда яши. Начар ишетүче кыз Кыш бабайдан планшет сораган. Бүләкне аңа «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


10 яшьлек Лиана Ибраһимова ДЦП белән авырый. Ул да, Люба кебек үк, планшетлы булу турында хыялланган. Аның теләген партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин үтәде. Лиананың әти-әниләре әйтүенчә, планшет кызчыкка акыл ягыннан үсәргә, хәрефләр танырга һәм тапкырлау таблицасын өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Тагын бер планшет Айзилә Габидуллинага эләкте. Бүләкне аңа Төбәк хезмәттәшлеге һәм үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан иҗтимагый фонды президенты Геннадий Глушков тапшырды. «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Камил Садриев Полина Варинага этюдник бүләк итте. Партия тарафдарлары советыннан бүләк – Яндекс-станция Чаллыда яшәүче 11 яшьлек Камилә Шәмсетдиновага юлланачак.
«Татарстанда Яңа ел алдыннан, партиягә мөрәҗәгать итеп, игътибар-ярдәм таләп итүчеләрне котлау изге традициягә әйләнде. «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге барлык депутатларны теләкләр үтәүгә җәлеп итә. Бу эшне без чын күңелдән, зур канәгатьлек хисе белән башкарабыз һәм якынлашып килүче 2022 елда һәрбарчабызга саулык-сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, акциядә катнашучылар саны елдан-ел арта.

 


Фикер өстәү