40 ел шәл бәйләүче Илшат Заһидуллин: «Начар булса, кабармый ул»

Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында күршегә йөрү гадәте бетмәгән. Монда хәтта кич утырырга да йөриләр. Тик утырмыйлар, шәл бәйлиләр. Ә бу эш белән хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә шөгыльләнә икән. Илшат Заһидуллинның кулына энә тота башлавына – 40 елга якын.

Без Заһидуллиннарга кергәндә, күршеләре дә җыелган иде. Тәберде Чаллысы авылында клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Илшат аларны утырмага дәшкән. Кичләрен бергәләп җырлашып, шәл бәйлиләр икән. Гаилә башлыгы мәктәптә театр түгәрәге алып бара, шул ук вакытта хат таратырга да өлгерә. Клубта да кул эшләре белән шөгыльләнәләр. «Халкыбызның кул эшләре онытылмасын, кеше үз эченә бикләнеп яшәмәсен дип тырышу бу. Авылларда капка бикләп, бер-береңә хәл белешергә кермәү – матур күренеш түгел. Шау-гөр килеп, дус булып яшәүгә берни җитми», – ди 46 яшьлек Илшат Заһидуллин.

Күршеләре Гөлзәйнәп Мөхәммәтханова, Алсу Сәфәргалиева, Илшатның әнисе Фәүзия Ибраһимова әнә энәләрен ничек кулда биетә! Күз иярми хәтта. Аларга Илшат кушыла, ул барысын да уздыра. «Күзне дә йомып бәйли алабыз, бәйләгән шәлләребез буа буарлык», – ди утырмага килүчеләр. Хатын-кыз өчен табигый кебек тоелса да, ирләрнең сәләте гаҗәпләндерә.

– Бу бит – хатын-кыз эше дип төрттермиләрме, Илшат? – дип сорыйм аннан.

– Әйткәне әйтә инде. Оялып тормый. Бу минем өчен хобби түгел, чир кебек. Дөресрәге, бер бизнеска әйләнде дисәм дә була. Акчасы кергәч, шәлне бәйләп кенә торасы килә. Нервыларны да тынычландыра. Кирпеч заводында эшләгәндә дә, поездда барганда да вакытны бушка уздырмый идем. Машинада барганда да рәхәтләнеп бәйли алам. Машинаны хатын йөртә, – ди ул.

Илшат бу эш белән 6–7 яшьлләрендә шөгыльләнә башлый. Башта әнисеннән качып энә тоткан, бәйләгәнен исә утын арасына яшереп барган. Без капчыкта озак ята алмый, кыскасы, сер, әлбәттә, ачылган һәм алар бергәләп бәйли башлаганнар. Илшат шәлләренең исәбен белми. Кечерәк шәл өчен – бер, зуррагына ике атна вакыт кирәк ди бит. Шуннан да күпме икәнлеген чамаларга мөмкин.

Шәл модадан чыкмый. Алучы булганда, бәйләүчесе дә бар. Бәйләгән әйберләрен Казанда танышлары да сатып бирә. Бүләккә алучылар да аз түгел. Бер шәлен 4–5 мең сумга сата. Сату – бер, ә менә аны рәхмәт әйтеп ябыну – икенче нәрсә. Кайчак, шәлем юньле булмады, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Шулай булгач, аны ничек итеп дөрес сайларга соң?

– Шәл сайлаганда кыллы була диючеләр дә очрый. Кылсыз булмый инде ул, яба-яба кылы коела, кабара бара. Начар булса, кабармый, – ди Илшат.

Монда ул 16 яшьтә Волгоград, Ростов шәһәрләренә мамыкка йөри башлаган вакытын искә төшерде. «Элек мамык башка булган. Мичнең морҗа астындагы буш урында куян асрадык. Йоны озын була, йолкып ала идек. Шуны бәрәннеке белән кушып бәйли идек. Мамыкланса, шәл бик әйбәт була иде».

Шәлнең яхшы килеп чыгуы кәефкә карамый. Хуҗасы әйбәт булу кирәк. Холкы авыр кешегә аны бәйләү җиңел түгел икән. Илшат һәр эшен бисмилласын әйтеп, «җиңел кулдан булсын» дип башлый. Челтәрләре дә төрлечә килеп чыга. Бәйләгән вакытта күңеленә килгән бизәкләрне шәлгә «төшерә».

Илшат хатыны Галия белән ике бала тәрбияли. 22 ел бергә матур гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы безгә гел елмаеп-көлеп кенә тора кебек тоелды. Үги әтисен мактап телгә алуы да сокландырды. «Ул мине тормышка, төпле булырга өйрәтте», – диде. Төпле булгач, гаиләсе дә, эше дә тотрыклы аның.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү