“Бердәм Россия” утырышында республика программаларын һәм партия проектларын тормышка ашыру турында сөйләштеләр

Дәүләт Советында “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы депутатлар берләшмәләре республика координация советының гомуми җыелышы узды. “Бердәмроссиялеләр” анда республика программалары һәм партия проектларын тормышка ашыру мәсьәләләрен карады. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең вәкиллекле органнардагы депутатлар берләшмәләре вәкилләре җыелышын ачып, муниципалитетларда партия проектларын тормышка ашыруның әһәмиятен билгеләп үтте.

– Донбасста яшәүчеләргә, шулай ук мобилизацияләнүчеләргә, үз ихтыяры белән махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча яңа проектларны аерым билгеләп үтәсем килә, – диде ул. – Бу изге эштә актив катнашкан барча кешегә рәхмәт. Махсус хәрби операция башланганнан бирле “Бердәм Россия” төбәк бүлеге, җирле бүлекчәләре ярдәмендә, республикадан барлыгы 103 миллион сумлык 1 мең 135 тоннадан артыграк гуманитар йөк озатты. “Бердәмроссиялеләр” март аенда гына да Лисичанскида яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән 3,3 миллион сум акча җыйды. Боларның барысы да төбәк бүлегенең – ә ул ким дигәндә 130 меңләп партия әгъзасыннан тора – бердәмлеге турында сөйли.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, партия проектлары федераль һәм республика дәүләт программалары, илкүләм проектлар белән үзара тыгыз бәйләнгән.

– Республика районнары-шәһәрләрендә партия һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләшкән чакларда муниципалитетларның бу программаларда катнашуының нәтиҗәле булуына инанам, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Партия проектлары да җирле бюджетларга өстәмә финанс җәлеп итүгә булыша. Шул рәвешле район, шәһәр өчен, кешеләр өчен күбрәк эшләү мөмкинлеге барлыкка килә. Күп кенә җитәкчеләр үзләренең муниципалитетын үстерү өчен мондый мөмкинлекнең мөһимлеген аңлый. Гомуми эшкә карата шундый мөнәсәбәт ихтирам-хөрмәткә лаек.

Төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова бүлекнең проектлар буенча эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, Татарстандагы төбәк бүлеге барлык 24 федераль партия проектында катнашып килә.


Фикер өстәү