«Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы президиумы утырышы узды

Татарстанда 10 сентябрьдә җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлау узачак. Барлыгы 36 районның 149 округында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлау уздыру күздә тотыла. «Бердәм Россия» партиясе 121 мандат алуны планлаштыра. «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге политсоветы Президиумы утырышында шул хакта сөйләштеләр. Утырышны төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләрен яңа шартларда сайлау кампаниясен үткәрүне аерым игътибар үзәгендә тотарга чакырды. «Бүгенге шартларда, барлык дәрәҗәләрдә (район, шәһәр, республика, федераль) хакимиятнең вәкиллекле органнары парламентларын булдыру, Россия Президентын, Татарстан Рәисен сайлау буенча өч еллык сайлау циклына кергән бер мәлдә, безгә – партия активына әлеге сайлау кампанияләрен уңышлы үткәрү буенча җитди эш алып барырга кирәк булачак, – дип басым ясап әйтте ул. – Куелган бурычлар арасында – партиянең аерым бер җирле бүлекләрендәге кимчелекләрне бетерү. Политсовет бу җәһәттән тиешле карар кабул итте. Ул республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарына җибәреләчәк».

Фәрит Мөхәммәтшин Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар йөк җыеп юллауда актив катнашучы партиядәшләренә рәхмәт белдерде. «Партиядәшләребез генә түгел, бәлки сәнәгать, халык хуҗалыгының башка тармаклары вәкилләре дә бик күп гуманитар йөк юллады. Бурычыбыз – сафларыбызны тагын да ныгытып, уңышларга ирешү», – дип билгеләп үтте партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре.

Татарстан, төбәкләр арасында беренчеләрдән булып, Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә дә ярдәм җибәрде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле бердәмроссиялеләр республикадан Луганскига гуманитар ярдәм төялгән 93 йөк машинасы (барлыгы 1300 тоннадан артыграк) озаткан инде.


Фикер өстәү