Ялларга һава торышын фаразладылар

Якын араларда республикада явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта 30 градуска кадәрге эсселек ялларда салкынча һавага алышыначак.

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, шимбә һәм якшәмбе – 17–18 июньдә, төньяктан салкын һава агымы үтеп керү сәбәпле, һава температурасының акрынлап кимүе күздә тотыла. Шимбә көндез +21…+26 градус, төнлә +9…+14 градус булачак. Якшәмбедә көндез термометрның терекөмеш баганасы +18…+23 градус күрсәтәчәк, төнлә +5…+10, уйсу урыннарда һава температурасы +2…+5 градуска кадәр төшәчәк.

Киләсе атна башында – 19–20 июньдә республикада салкынча һава фаразлыйлар. Көндез һава температурасы +16…+21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Явым-төшем көтелми диярлек.


Фикер өстәү