Роспотребнадзор белгечләре билгеләгәнчә, шаурмадагы сальмонелла Братск шәһәрендә яшәүчеләрдә эчәк инфекциясенә китергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Кешеләрнең күпләп агулану сәбәбе сальмонеллага бәйле. Әлеге бактерия ризыкка аш-су әзерләгәндә санитария таләпләре санга сугылмаганда, шулай ук сыйфатсыз чимал кулланганда эләгә”, – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә “Шаурму хочу” кафесында тукланганнан соң 35 кеше, үзләрен начар хис итеп, табибларга мөрәҗәгать иткән. Соңгы мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр саны 62гә җиткән. Шуның 29ы хастаханәгә озатылган.