“Барысы да йөзенә язылган”: Әнвәр Нургалиевка, мәрхүмә Диана Сәфәрованың кызы өчен борчылып, мөрәҗәгать иткәннәр

Җырчы Әнвәр Нургалиевның аккаунтына язылучылар һәлак булган туганы – блогер Диана Сәфәрованың кызының сәламәтлеге өчен борчыла, дип яза “Мой Башкортостан”.

Алар җырчының шәхси битендә кызга игътибарлырак булу үтенечләрен язып калдырган. Язылучылар фикеренчә, кыз үзенә бик нык бикләнгән. Димәк, нык борчыла. Артист исә һәлак булган блогерның балаларының ничек яшәүләре турында сөйләвен дәвам итеп, мөмкинлек чыккан саен аларның күңелен ачарга тырыша.

“Айшәнең йөзенә барысы да язылган. Күз карашы тонып калган. Ул әнисен бик нык сагына”, “Сезгә һәм хатыныгызга Диананың балаларына ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт!”, “Кызга үз-үзенә бикләнергә ярамый. Әнине югалтуның нәрсә икәнен беләм”, “Айшә хәзер бик зур кайгыртуга, назга мохтаҗ”. Бәлки, хәзер аның белән әнисе турында ешрак сөйләшергә кирәктер”, – дип язып калдырганнар җырчының сәхифәсендә.
Әнвәр Нургалиев аларга игътибар һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт әйткән. Ул, изгелек җирдә ятмый, дигән фикердә. Блогерның игезәк уллары әниләренең һәлак булуы турында белми. Алар әниләрен сагынулары һәм аның кайтуын зарыгып көтүләре турында сөйли. Әтиләре дә сабыйларның язмышын җиңеләйтүгә үзеннән өлеш кертергә тырыша.

Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың балаларына бәйле сөенечле яңалыклары белән уртаклашты (ВИДЕО)


Фикер өстәү