Владимир Путин: “Россиядә эшсезләр саны рекордлы дәрәҗәдә аз санда калып килә”

Әмма кайбер төбәкләрдә эшкә урнашу бәйле проблемалар бар.

Россия Президенты Владимир Путин илдә эшсезлекнең рекордлы дәрәҗәдә аз булуын белдергән. Әмма хезмәт базарында хәл ителмәгән проблемалар да юк түгел. Эш урыннары санына бәйле проблемалар бар. Билгеле бер төбәкләрдә эшсезлек – ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак дәрәҗәдә.

Кайбер предприятиеләрдә продукция җитештерү күләме кимегән. Шул сәбәпле хезмәткәрләр тулы булмаган смена эшли. Нәтиҗәдә хезмәт хакы аз. Илдә яшәүчеләрнең керемнәре үсә, әмма кайбер төбәкләрдә – хәлләр башкача.

Владимир Путин коллегаларыннан активрак гамәлләр көтүен әйткән.


Фикер өстәү