Шәхесләр. Нияз Халит, Фәйзулла Туишев, Василий Бронников

Табиб, медицина докторы (1885), хокуйкый дәүләт киңәшчесе (1905), Казан хәрби госпиталенең баш табибы, Казан Шәһәр Думасы гласные Василий Семенович Бронников 1844 елның 19 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Император Казан университетының медицина факультетын тәмамлый, сидек куыгыннан ташларны бетерү өчен үзе уйлап тапкан инструмент буенча диссертация яклый. Шуннан соң Казан хәрби округының төрле частьләрендә табиб булып хезмәт итә. Казан хәрби госпиталенең ординаторы, ә аннары баш табибы була. Рус-төрек, рус-япон сугышларында медик буларак катнаша. Отставкага чыккач, Бронников Казанга кайта һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Берничә ел дәвамында ул Шәһәр Думасының гласные була. 1917 елда вафат була.

Виртуоз гармунчы, концертлар белән чыгыш ясый башлаган беренче татар музыканты, ТАССР халык артисты, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзулла Туишев 1884 елның 19 декабрендә Самара губернасында туа.

Беренче музыка коралына акчаны концертларда биеп җыя, үзлектән уйнарга өйрәнә. 1910 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» труппасы артистлары белән очрашканнан соң, татар көйләрен һәм җырларын өйрәнә башлый. Габдулла Тукай белән таныша.

Сарытау, Мәскәү, Петроград, Түбән Новгород, Харков, Чита, Самара, Баку, Кытай, Япония, Монголия, Корея, Көньяк Америка һ.б. урыннарда гастрольләрдә була. Баштарак рус халык көйләрен өйрәнеп, зур осталык белән башкара. Аның исеме танылган рус гармунчылары Петр Невский һәм Павел Малазов исемнәре белән янәшә куела. Идел буйлап гастрольләрдә йөргәндә, музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый. 1915 елда Федор Шаляпин белән бергә чыгыш ясый. Аны  Максим  да якыннан белә һәм иҗатын югары бәяли.

Фәйзулла Туишев бик зур гармун коллекциясе җыя. Гармуннарына хатын-кыз исемнәре куша (Асия, Мәликә, Маруся). Гомер азагында күбесен сатарга мәҗбүр була. 1949 елда хатыны Ләйлә Солтан кызы исеменә язылган васыятьнамәсендә гармуннарын Татарстан җөмһүриятенә һәдия иткәне беленә.

1950 елның 19 декабрендә Казанда архитектура докторы, Баки Урманче премиясе лауреаты Нияз Халит туа. Нияз Хаҗи улы яшьтән үк туган шәһәрендәге биналарны өйрәнә, кыяфәтләрен фотопленкага теркәп бара. Аның иң зур хезмәте – Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары буенча китаплар. Аларда ул архитектураның образлы-сәнгатьле һәм декоратив телен җентекләп аңлата.

 


Фикер өстәү