Бик каты җир тетрәү булган: 116 кешенең гомере өзелгән

Кытайның төньяк-көнбатышында 6,2 баллы җир тетрәү булган. Ганьсу һәм Цинхай провинцияләрендә 116 кешенең гомере өзелгән, 182се җәрәхәтләнгән. Бу хакта “РИА Новости” КХР Үзәк телевидениесе мәгълүматларына таянып яза.

Табигать казасы 19 декабрьгә каршы төндә килеп чыккан. Җир тетрәү үзәгенең 10 чакрым тирәнлектә булганлыгы ачыкланган. Электр чыбыкларына, су белән тәэмин итү объектларына, транспорт һәм башка инфраструктурага зыян килгән, берничә йорт җимерелгән.

КХР Рәисе Си Цзиньпин бөтен тырышлыкны кешеләрне эзләү һәм коткаруга юнәлтергә әмер биргән.


Фикер өстәү