Владимир Путин Си Цзиньпинга кайгы уртаклашу белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Ганьсу һәм Цинхай провинцияләрендәге фаҗига сәбәпле, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинга кайгы уртаклашу белдерде. Җир тетрәү вакытында биредә 100 дән артык кеше һәлак булган.

«Бу афәт нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклашабыз һәм барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез», – диелә Кремль матбугат хезмәте тарафыннан публикацияләнгән телеграммада.

 

 


Фикер өстәү