Рөстәм Миңнеханов шәһәр башлыклары белән Лисичанск һәм Рубежноены торгызу планын караган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика карамагындагы Лисичанск, Рубежное шәһәрләре башлыклары – Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив белән очрашкан. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда алга таба хезмәттәшлек, шул исәптән торак пунктларны, шәһәр инфраструктурасын яңарту планнары каралган. Кунаклар билгеләп үткәнчә, Татарстанның җирле үзидарә өлкәсендәге тәҗрибәсеннән файдаланып, хакимиятләр эшен камилләштерү күздә тотыла.

Шәһәрләр башлыклары безгә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XVIII съезды эшендә катнашу өчен килгән. Моңа кадәр алар Казанның спорт, социаль һәм мәдәни объектларында, шулай ук бер муниципалитетның җылылык челтәрләре предприятиесендә булган.


Фикер өстәү