Татарстанда барлык мәктәпләр яңартылган тарих дәреслекләре белән тәэмин ителгән

Мәгариф министры әйтүенчә, бүген республикада өлкән сыйныф укучылары яңартылган дәреслек буенча укый.

Татарстанның барлык мәктәпләренә махсус хәрби операция турында бүлектән торучы тарих дәреслекләре сатып алынды. Республика 10-11 сыйныфларда укучылар өчен яңартылган дәреслекләргә барлыгы 44 миллион сум тотты. Мәгариф министры Илсур Хадиуллин матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, Татарстан мәктәпләрне шундый дәреслекләр белән барыннан да алданрак тәэмин иткән төбәкләр арасына кергән. Яңа дәреслектә Россия тарихы гомумтарих белән берләштерелгән. Аңа шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция турында заманча материаллар кертелгән.


Фикер өстәү