Һадиуллин дәресе. Министр иң мөһим 6 темага ачыклык кертте

Өйдә белем алучыларның мәктәпкә кире кайтуы, иминлек мәсьәләсе, телефонсыз дәрес, хезмәт тәрбиясе, туган телләрне укыту һәм укытучыга хөрмәт. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында әнә шул алты төп темага басым ясады.

Хөрмәт турында

Укытучылар һәм остазлар елындагы хөрмәт киләсе елда да дәвам итәрме? Быел нәрсәләргә игътибар җитеп бетмәгән?

– Укытучы – барыбызның да күз алдында. Сыйныфта – 25 бала. Аларның һәрберсенең әти-әнисе бар. Мәктәптә 40 ел эшләгән укытучыны башлангыч сыйныф укучысы видеога төшерә икән, ул моңа ничек түзәргә тиеш? Әти-әниләр арасында, укытучы балама дөрес карамаган, диючеләр дә бар. Бер балага көлгән, икенчесенә көлмәгән. Укытучыңны гаепләп, аңа яла тагудан бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Аларны сакларга, матур гамәлләр турында күбрәк сөйләргә кирәк, – диде Илсур Һадиуллин.

Министр әйтүенчә, баланы яратмыйча мәктәптә эшләп булмый. Укытучыларның мәктәптә төпләнеп калмавына да үзебез гаепле. Димәк, балалардан курыккан яшьләр яки һөнәрне дөрес сайламаган балалар тәрбияләгәнбез.

Укытучыга хөрмәтне без әле ел ахырында тагын да ныграк сизәчәкбез. Тиздән КФУ базасында «Мәгариф» музее ачылачак. Ул буш тормаячак: студентлар, белем күтәрергә килгән укытучылар, кунаклар да таныша алачак. Укытучыга һәйкәл төзү эше башланган. Без аны «Казан» милли мәдәният үзәге янында күрербез. Моннан тыш, укытучыларга багышланган китап та бастырылачак. Аны Укытучылар елының ябылу тантанасында гыйнвар ахырында тәкъдим итмәкчеләр.

– Мөгаллимнәргә карата ихтирам беркайчан да кимемәскә тиеш. Укытучылар елы белән генә чикләнергә ярамый. Укытучыны хөрмәт иткән кешенең киләчәге якты булыр, – ди министр.

Өйдә уку турында

Узган уку елы ахырында өйдә белем алучы укучылар саны 3885 булса, октябрьдә андыйлар 3134кә калган. Димәк, 751 баланы мәктәпкә кайтарганбыз. Министр укытучыларга, мәктәп директорларына укучыларга өйдә белем алуны тәкъдим итмәскә кушты.

– Миннән: «Өйдә белем алу турында фикерегез үзгәрмәдеме?» – дип сорыйлар. Юк, үзгәрмәде. Дөрес, закон өйдә укытуга каршы килми. Авыру, баланың холкына бәйле ниндидер җитди сәбәп булганда аңлыйм әле мин. Әмма тиктомалдан күчүне бер дә хупламыйм. Баланы җәмгыятьтән, аралашудан аеру – зур хата, – ДИ Илсур Һадиуллин.

Министр әйтүенчә, өйдә уку формасын күбрәк башлангыч сыйныф укучылары сайлый. Югары сыйныфта андыйлар күп түгел. Республикада 11 нче сыйныфны 15 мең укучы тәмамласа, шуның 100е генә өйдә укыган. Гаиләдә укуга күчүдә репетиторларның күбәюе дә бер сәбәп булып тора. Ләкин бу уку сыйфатын арттырырга булышмый. БДИ нәтиҗәләре киресен күрсәтә. Әйтик, өйдә укучы балалар мәктәптәге яшьтәшләренә караганда, математика сынавын – 11, тарихны – 15, географияне 37 баллга түбәнрәк тапшырган.

Чама турында

1 сентябрьдән мәктәпләргә хезмәт тәрбиясе кире кайтты. Хәзер берәү дә баладан, идән юасың, такта сөртәсең киләме, дип сорамый. Закон бар. Моңа кадәр әти-әни гаризасы кирәк иде.

– Туган телләрне өйрәнү өчен әти-әни рөхсәте кирәк. Математика, химияне укыту буенча ризалык сорасаң, алар каршы килергә мөмкин. Юк, минем бала гуманитарий, аңа химия, физика кирәкми, диячәк. Гариза гариза белән, әмма һәрнәрсәнең уйланылган чиге булырга тиеш. Без әти-әниләрнең фикерен хөрмәт итәбез. Әмма соңгы карарны директор хәл итәчәк, – дип аңлатты республиканың баш педагогы.

Телефоннар турында

Билгеле булганча, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» законга үзгәрешләр кертелде. Дәрестә телефон кулланырга ярамый хәзер. Тик әле аңлашылмаган сораулар да бар.

– Телефон кайда саклана: укучының портфелендәме, махсус тартмачыктамы? Аның өчен кем җавап бирә? Закон кабул ителсә дә, бу мәсьәләгә ачыклык кертелмәгән әле, – диде Илсур Һадиуллин.

Иминлек турында

Республикада 3600 мәгариф оешмасы исәпләнә. Сак хезмәте өчен республикада ел саен 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирелә.

– Белем оешмаларын саклаганны барыбыз да белә. Әмма өч метрлы койма корып кына да проблеманы хәл итеп булмый. Балалар җәмгыятьтән ябык булырга тиеш түгел. Безнең бурыч – психологларны да җәлеп итү. Республика мәктәпләрендә 650 шундый белгеч эшли, әмма бу гына җитми. Әти-әниләр балаларының күңел халәтен тоярга, сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Укытучының да ярдәм итүе кирәк. Шул чакта балаларның әхлаксыз гамәлләре турында әйтергә туры килмәячәк, – диде министр.

Туган телләр турында

Республикада бүген укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнә. Башкалада андыйлар – 54,4 процент. Журналистлар арасында: «Казанда бу күрсәткеч бик түбән түгелме?» – дип сораучылар да булды.

– Башкалада халык саны да 50гә 50. Шуңа күрә башка милләт укучыларына татар телен мәҗбүри укытырга хакыбыз юк. Һәр халык үз телен сайлап ала. Татар телен исә дәүләт теле буларак өйрәнүче мәктәпләр бар, – диде Илсур Һадиуллин.

Министр, республикада үзенең туган телен өйрәнмәгән бер генә мәктәп тә юк, дип ышандырды. Туган тел укытыла торган вариантлар тәкъдим ителеп, контрольдә тотыла. «Федераль программаларга күчү республикада мәгариф өлкәсендә алып барылган сәясәткә комачауламый. Безнең татар теле һәм әдәбияты дәреслекләребез бар. 2022 елда федераль исемлеккә 60 басма кертелде», – диде ул.

 


Фикер өстәү