Лилия һәм Барый Бакировлар турында: «Көнләштерерлек пар бит алар»

Хәтерлим әле, өченче мәктәптә укыган вакыт иде. Алтынчы сыйныфта булдык микән, төгәл хәтерләмим дә. Безнең мәктәпкә шундый чибәр, елмаеп кына торган яшь немец теле укытучысы килде. Лилия Нури кызына малайлар гына түгел, кызлар да гашыйк булдык. Ире Барый Каюм улын якыннан белмәсәк тә, читтән торып аннан бераз көнләшә дә идек әле.

Арчалылар беләдер дә, Җиңү паркы каршындагы зур кибет урынында заманында укытучылар тулай торагы иде. Менә шунда кечкенә генә бер бүлмәдә яшәде Бакировлар. Кызлары Гөлнара тугач, аны карарга керә идек. Безгә кызык бит. Аннан яраткан укытучыбызның баласын да күрәсе килгәндер инде. Бер карават, бер өстәл, бер урындык сыя торган бүлмәдә безгә ничек урын табылгандыр. Дөрес әйтәләр шул: күңел киң булсын.

Еллар үтте. Арчада яшәсәк тә, Лилия Нуриевна белән бик сирәк очрашабыз. Ә менә Барый Каюмович җиңел атлетика «короле» буларак спортка  бәйле чараларда, ярышларда гел күз алдында булды. 78 яшендә ул, соңгы өч елда гына аларда катнашмый башлаган. Әмма Лилия Нуриевна серне чиште – икесе дә өйдә шөгыльләнә икән. Көн саен иртә, кич берәр километр йөреп кайталар, аннан иртәләрен кырык минутлап физзарядка ясыйлар, тренажерга басалар. Бүген дә гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Башта аларга багышланган анкета нигезендә генә язарга уйлаган идем. Әмма алай «салкын» чыгар күк тоелды. Һәм өйләренә киттем. Көтмәгәндә килеп кергән «кунак»ны аптырап та, шатланып та каршы алдылар. Лилия Нуриевна, чәй өстәле әзерлим, дип борчылып йөри башлады. Очрашу сәбәбен аңлаткач кына эш беткәчкә калдырып түргә дәште. Аның әле дә шундый чибәр, яшенә караганда (76 яшь) күпкә яшь булуына игътибар иттем. «Барый Каюмович сөйләсен, мин тыңлап утырам», – диде ул ягымлы карашын иренә төбәп һәм аны иңнәреннән кочып. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен аңлау һәм соклану өчен шушы бер мизгел җитте. Кешегә күрсәтү өчен үзеңне шулай тотып булмый. Ирле-хатынлы Бакировларның бу вакытта күзләрендә бер-берсенә карата мәхәббәт, ихтирам, хөрмәт ярылып ята иде. Елмаеп куйдым. Сөйләшүебез дә рәсми түгел, җылы, күңелгә рәхәт килеп чыкты.

 Өч сум акча бирәләр иде

Барый Бакиров тумышы белән Апас районының Чирү авылыннан. 1946 елда алты балалы гаиләдә туа. Әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Әтисе фин, Бөек Ватан сугышларында катнаша, Ленинград блокадасын үтә, 1942 елның язында култык таягы белән өенә кайта. Хисапчы, колхоз рәисе урынбасары, клуб мөдире булып эшли. Барый кечкенәдән утын шакмаклары, терлекләргә үлән әзерләп, ат көтүе көтеп үсә, соңрак ат җигеп эшли. Авылда дүрт ел укыганнан соң, көн саен биш километр ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә йөреп белем ала. Икенче авылда урта мәктәпне тәмамлый. Буага барып ветеринария техникумына укырга керә.

– Тулай торакта яшәдек. Үзебез ягабыз, чиратлап ашарга пешерәбез. Авылдан өч сум акча биреп җибәрәләр. Кырык тиене юлга китә, атна буе сак-лап кына тотасың, әниләргә күчтәнәч алырга да бераз кала әле. Кайтканда товар поездына утырабыз. Качып кына кайтабыз инде. Әнә шулай укыдык. Тәмамлагач, Апаста ветлечебницада эшләдем. Аннан армиягә киттем, – диде Барый Бакиров ул елларны искә алып.

Харьковка эләгә ул. Сержантлар әзерләү мәктәбендә алты ай укый. Аннан Одессадан 40 километр читтәге хәрби шәһәрчектә хезмәт итә. «Котовский торган казармада яшәдем», – ди. Спорт клубына йөри, хәрби өчтөрлелек (автоматтан ату, граната ыргыту, каршылыклар полосасын үтү) буенча ярышларда катнаша, призлы урыннар яулый.

Кызларга карамады да

– Җыелма командага аласылар иде. Әмма мин, укыйсым бар, дип кайтып киттем. Казанга педагогия институтының физкультура факультетына укырга кердем. Студентлар профсоюз комитетын җитәкләдем, – дип сөйләде Барый Каюмович.

– Дүрт ел институтның мактау тактасында торды ул, – дип сүзгә кушылды Лилия Нуриевна. – Мин чит телләр факультетында укыдым. Шулай ук профсоюз комитеты җитәкчесе идем. Киңәшмәләрдә очрашабыз. Гел яза. Аны «вундеркинд» ди торган идек. Кызларны күрми дә, аларга карамый да. Аны мин күрдем. Бер киңәшмәдән соң мине озатып куйды. Очраша башладык. Йөреп киттек. Мин бер ел алдан укуны тәмамлап, үземнең авылга эшкә кайтып киттем. Ул, диплом алгач, мине сорарга килде. Шуннан бирле без бергә.
Лилия Бакирова Әгерҗе районының Ямурза авылыннан. Ике бала үсәләр. Әтиләре – шулай ук сугыш ветераны. Яраланып кайткач, колхоз рәисе итеп куялар. Әнисе хисапчы була. Аннан әтисен Кызыл Бор авылына урман хуҗалыгына эшкә җибәрәләр. Биш яшенә кадәр русча белмәгән кызга башта авыр була. Балалар бакчасына йөреп кенә телне белә башлый. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Казан педагогия институтына укырга бер имтихан биреп кенә керә. Башта фатирда яши, аннан очраклы рәвештә чаңгы ярышы вакытында декан белән таныша. Дөресе, аның декан булуын да ул соңыннан гына белә.

– Трамвайда кайтканда да ул иптәш кызым белән минем янга туры килде. Чал чәчле өлкәнрәк яшьтәге кеше. Кайсы курстан булуыбыз белән кызыксынды. «Без таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмибез», – дип җавап бирдем аңа төксе генә. Икенче көнне аны институтта күреп, декан икәнен белеп котым алынды. Үз янына да чакырып алгач: «Беттем. Куачак мине институттан», – дип уйладым. Әмма ул чаңгы ярышында беренче килүем өчен мактады, кайда яшәвемне сорашты, соңыннан тулай торакка урнашырга ярдәм итте.  

Арчага юл

Алар республиканың ике почмагыннан. Арчага ничек килеп чыкканнар?
– Ягъфәр Шәмиев белән Габделхәй Фәйзрахманов, бер кеше кирәк, дип институтка килгәннәр. Декан мине тәкъдим иткән. Менә шулай Арчага педагогия училищесына килеп урнаштым. Аңа да 51 ел үтте инде. Аннан Лилия дә училищега укытырга килде. Аңарчы ул мәктәптә иде, – диде Барый Бакиров.

Бу чор эчендә ул «Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре», халык мәгарифе отличнигы, югары категорияле укытучы һәм башка исемнәргә лаек була, Россия Президенты Владимир Путинның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Лилия Бакирова да – «Татарстанның атказанган укытучысы», Россиянең халык мәгарифе отличнигы.

Әмма аларның иң зур байлыклары – балалары, оныклары. Алар да педагог һөнәрен сайлаган. Гөлнаралары педагогика фәннәре кандидаты, Арча сәнгать мәктәбе җитәкчесе, Ленизалары университетта укып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып чыккан. Оныклары Рената немец һәм инглиз теле укытучысы, Эмилия булачак филолог, Карина унынчы сыйныфта укый, чит телләр белән кызыксына.

Гаилә бәхетенең сере бер-береңне аңлап, кирәк чакта сабыр булып, яратып, кешене ничек бар, шулай кабул итеп яшәүдә, дип саный Лилия һәм Барый Бакировлар.

Гөлсинә Зәкиева


Фикер өстәү