«Мин авылда яши алмас идем»

Бездән ерак түгел бер авылда яшәүче танышым күптән түгел генә шифаханәдә ял итеп кайтты. Беренче генә баруы иде. Шуңа күрә очрашкач,  шифаханә хәлләрен сораштым.

– Бөтенесе дә бик ошады. Урыны да матур, персонал да бик игътибарлы.  Дәваланучылар да ярдәм итәргә генә тора. Беренче тапкыр баргач, башта тәртибен дә белеп бетермисең бит. Бик шикләнеп кенә барган идем, шөкер, гел юньле кешеләр очрады. Әлфия исемле Казан хатыны белән дуслаштык. Шәһәрдә туып-үскән булса да, татарчаны әйбәт белә. Минем авылдан икәнне белгәч: «Ничек яшисез анда? Мин авылда яши алмас идем», – дип кенә аптыратты.

Баксаң, ул авылда бары бер тапкыр булган икән. Кечкенә чагымда әни белән ниндидер туганнарга, бик ерак кечкенә генә авылга барган идек, ди. Җәяүләп, бата-чума барганны хәтерлим, җәй көне булса да, урамнары да саз гына, бер яктан икенче ягына чыга торган түгел иде, ди.

– Авылның андый чагы үткән гасырның сиксәненче елларында ук калды бит инде дияргә иде, – мин әйтәм. «Дидем инде. Безнең тормыш та шәһәрнекеннән калышмый, урамнарыбыз асфальт, өйләрдә, мунчаларда газ… су кергән, чыккан, дидем. Телефонымдагы бөтен фотоларны күрсәтә-күрсәтә сөйләдем. Ул да шаккатты, мин дә бу заманда да авыл турында шулай дип уйлаучы бармы икәнни дип аптырадым. Үзенә алай дип әйтмәдем инде, кунакка чакырдым, обязательно кайтам, дигән булды, нишләр», – ди танышым.

Менә ничә көннәр инде бу сөйләшү баш миендә «әйләнә». Әлеге мәгълүматка әнинең әтисе ягыннан якын туганы Тәскирә апаның гыйбрәтле язмышы өстәлә. Ул мескенкәй дә яшүсмер чагында чыгып киткәннән соң авылга беркайчан да кайтмый. Сәбәбе бик тирәндә була шул: авыл аның хәтерендә ач-ялангач, хәерче булып кына түгел, ятимлек ачысы белән өртелгән җанына нахакка төрмәгә утыртылу фаҗигасе белән дә төзәлмәс яра булып саклана. Үзе махсус урлап кайтып, үзе берничә тапкыр әләкләп (болар ахырдан фаш була), аз гына ашлык белән дә кызның язмышын сындыра үги әнисе. Алты елга төрмәгә утырталар. Аннан гомерлеккә баш авыртуы алып кайтуы да Тәскирә апабызның авылдан җаны өзелүгә тагын бер сәбәп була. Күп еллар үтеп, ул вафат булгач, улы гаиләсе белән кайтып, әнисенең туган авылы, туган нигезе белән танышып китте. Әнисе авыл турында сөйләгәннәрнең киресен күреп, ул чакта улы Айрат та гаҗәпләнгән иде. Башка кыз туганнары авылга әллә ничә кайтып, андагы үзгәрешләрне сөйләсәләр дә, Тәскирә апабыз аларга да ышанмый, никадәр генә кыстасалар да, беркем дә аны авылга алып кайта алмый. Яшүсмер кызның йөрәгендә үпкә-рәнҗеш шулкадәр ачы була шул, бәлки ул әлеге онытырга теләп тә, оныта алмаган хатирәләре тагын да тирәнәюдән куркып та кайтмагандыр, авыл турында сөйләгәннәрне дә тыңлыйсы килмәгәндер.

…Бу яралы язмыш белән «Авылда яши алмас идем» дигән сүзләр арасында бәйләнеш юк кебек тоелса да, кеше күңеле, кеше хәтере белән бәйләп караганда уртаклык зур кебек тоелды миңа. Менә шулар турында күңелдән әлеге язманы «сырлап», бакча казыганда, үз бакчасында малларына ризык пешерүче күршебез Рәдифә, сизенгән кебек: «Гомер үтте инде, бер җиргә бармадык, шушы авыл дип яшәдек», – дип эндәште.

– Бармасак ни… Без башка җирдә яши дә алмыйбыз бит инде.

– Ие шул…

Гөлсинә Хәбибуллина    


Фикер өстәү