Пенсиясен махсус хәрби операциядә катнашучыларга күчергән 102 яшьлек бабай: «Мин бит үзем дә сугыш кичердем»

Азнакайда яшәүче 102 яшьлек сугыш ветераны Гайнулла Әюпов бер айлык пенсиясен хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм өчен күчергән. Районның мактаулы гражданинының әлеге гамәле өлкән яшьтәгеләрне сокландырса, яшь буынга үрнәк булып тора. 

– Безнең өчен бик матур һәм шул ук вакытта бик көтелмәгән хәл булды ул, – диде Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. – Гайнулла бабай бер айлык пенсиясен тулысы белән гуманитар ярдәм өчен ачылган махсус счетка күчерде.

Гайнулла Әюпов – сугыш ачысын үз җилкәсендә кичереп, Берлинга кадәр барып җиткән ветеран. 1940 елның чатнама суык кышкы бер көнендә ул, солдат шинелен киеп, Ерак Көнчыгышка кузгала. Аларны яу кырына сугыш башлану белән үк җибәрмиләр әле. Бер ел Амур елгасын японнардан саклаганнан соң, машинасында фронтка сугыш өчен кирәкле корал һәм башка әсбаплар ташый башлый.

– Бабам сөйләве буенча, солдатлар фронт өчен кирәк-яракларны төнлә белән ташыган. Машина фараларындагы яктылыкны күреп, дошманнар ут ача торган булган. Ә кире кайтканда, яралыларны төяп алып чыкканнар. Шуннан соң аларны тылдагы госпитальләргә озата барганнар, – дип искә алды оныгы Радик Хуҗин.

Сугыштагы батырлыклары өчен Гайнулла Әюпов Кызыл Йолдыз ордены, күп медальләр белән бүләкләнгән. Туган якларына исә батыр солдатка 1946 елда әйләнеп кайтырга насыйп була. Озак та узмый, Әнисәсе белән гаилә корып җибәрә. 1953 елда Азнакайда төпләнеп, зур йорт җиткезеп керәләр. Гайнулла бабай тыныч тормышта да яраткан һөнәренә тугрылык саклый: ПАТП оешканның беренче көненнән алып пенсиягә киткәнче машина йөртүче булып эшли. Үзе шаярып әйтүенчә, иң кадерле «йөк» – нефтьчеләрне йөрткән.

Кызганыч, сәламәтлегенә бәйле, Гайнулла бабайның үзе белән сөйләшеп булмады. Тик райондашлары да, оныклары да аның әле бүген дә зиһенле, тормышны яратучан һәм юмор хисле булуын әйтте. Бүген ул балалары, оныклары тәрбиясендә кадерле һәм кирәкле кеше булып гомер итә.

– Бу – бары тик аның үз карары. «Мин бит үзем дә сугыш кичердем, андагы егетләрнең хисләрен бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә ничек булдыра алам, шулай булышам. Бу – минем бурычым», – дип әйтте, – диде Радик Хуҗин бабасының матур үрнәге турында.

Аны турында районда да зур хөрмәт белән сөйләделәр.

– Гайнулла абый – киң күңелле, җор телле кеше. Гомер юлында авырлыклар күрсә дә, бүгенгә кадәр үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтеп яши. Ул –  районда шундый озын гомерле бердәнбер сугыш ветераны. Кызганыч, аның яшьтәше Гыйльминур Җәләева бу атнада гына бакыйлыкка күчте. Мондый кешеләребез безнең районда гына түгел, республикада да санаулы гына калып бара. Без аларга җитәрлек күләмдә кадер-хөрмәт күрсәтеп кала алсак иде, дип тырышабыз, – диде Дамир Гыйләҗев.

Без шалтыраткан көнне ул үзе дә әле берничә сәгать элек кенә хәрби операция зонасыннан кайткан иде. Азнакайлылар җыйган гуманитар ярдәмне хәрбиләргә илтеп тапшырган.

– Солдатларга 4 тоннага якын гуманитар ярдәм тапшырып кайттык, – диде ул. – Донецк, Херсон шәһәрләрендә булдым, якташларыбыз, укучыларым белән очрашып, ярдәмне кулларына тапшырдык. Госпитальгә дигән ярдәмне дә алып барып җиткердек. Россия территориясенә кергән яңа төбәкләрдә эш тулы куәтенә бара, хәтта төнлә дә туктап тормыйлар. Кырларда трактор эшли, бар җирне чистарталар, юллар, йортлар төзиләр. Һәркем үз урынында бик кирәк. Без, тылдагылар да, ничек булдыра алабыз, шулай тырышабыз.

 

 

 

.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү