Белгечләр физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең сорауларына җавап бирде

Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең хокуклары буенча «кайнар линия» уздырды.

Белгечләр өч сәгать дәвамында Татарстанда яшәүчеләрдән 60ка якын сорау кабул итте. «Кайнар линия» барышында йорт янында машина кую урыннары, авылда юл салу, дарулар һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү, торак-коммуналь түләүдә ташламалар, тернәкләндерү үзәкләренә бару кебек мәсьәләләр күтәрелде. «Безгә «Уңайлы мохит» шартлары булмаудан, инвалидлыкны ел саен яңартып торудан да зарланып шалтыраттылар. Физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны укыту буенча да борчылып шалтыраткан әти-әниләр булды. Һәр проблеманы хәл итәргә тырышачакбыз. Төрле министрлыклар, район хакимиятләре, идарәче оешмалар белән берлектә эш алып барылачак», – диде Сәрия Сабурская.

Республиканың бер районыннан инвалид бала үстерүче әни авылга юл сорап шалтыратты. Баласының хәле кинәт начарлана икән. Авылда юл булмагач, «ашыгыч ярдәм» машинасы да керә алмый. Ананы шул борчый. Депутатлар бу мәсьәләне үз контроленә алды. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы район хакимияте белән берлектә гаиләгә ярдәм итү җаен эзләячәкләр.
«Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сүзләренчә, алар быел бишенче мәртәбә «кайнар линия» уздырган. «Бик күп сораулар килде. Күбесенә белгечләр урында ук җавап биреп барды. Кая барасын аңлаттык. Опека рәсмиләштерү өчен эшне нидән башларга дип тә сорадылар. Шулай ук әти-әниләрне тьюторлар проблемасы борчый. Аларны укытучыларга тиңләүне сорыйлар. Әлегә без сорауларын барлыйбыз. Аларның барысын да үз контролебезгә алып, киләчәктә уңай хәл итәргә тырышачакбыз», – диде Алсу Нәбиева.


Фикер өстәү