Яшел Үзән районында Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе күчмә утырышы узды

Өйдә торып эшләүче хатын-кызлар нинди проблемалар алдында калган? Аларга имин хезмәт шартларын ничек тудырырга? Гомумән, гүзәл затларның хезмәткә хокуклары ничек үтәлә? Яшел Үзән районы «Васильево» санаториенда Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе күчмә утырышында депутатлар шундыйрак сорауларга җавап эзләде.

«Мәрхәмәт» җитәкчесе Алсу Нәбиева, эшлекле мәҗлес рәвешендәге утырышны ачып, соңгы елларда «удаленка» режимын куллануның хезмәт законын, туташ-ханымнарның хезмәткә хокукларын үтәүгә бәйле байтак кына проблемаларны ачып салуын билгеләп үтте.

– Статистика буенча, өйдә торып эшләүчеләр саны бер ел эчендә 159 процентка арткан.  Ә хезмәткәрләрнең 23 проценты «удаленка»да калу өчен хезмәт хакын кисүгә дә риза. Шул ук вакытта  гүзәл затларның күпчелеге хезмәт мөнәсәбәтләре  өлкәсендәге хокукларын белми. Шуңа күрә төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны да күбәя, – дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хатын-кызларны эшкә алу, эштән җибәрү мәсьәләләре, эшкә урнаштыру гарантияләре, хезмәт хакы, хезмәтне саклау үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, нәкъ менә хатын-кыз булулары һәм яше сәбәпле үзләрен эшкә алмау очраклары буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән. «Мондый мәсьәләләрне «Мәрхәмәт» берләшмәсе белән берлектә карыйбыз», – диде Сабурская.


Фикер өстәү