Зәй районының Югары Пәнәче авылында «Чишмә» бәйрәме узган

Зәй районының Югары Пәнәче авылында «Чишмәләр иле син, туган як» дип исемләнгән бәйрәм үткән. Төзекләндерелгән «Бану» чишмәсен ачып кына калмыйча, авыл халкы бергәләшеп күңел ачкан.

1960 нчы елда бу кизләүне авылның бригадиры Бану апа Вәлиәхмәтова табып, аңа улак куя. Ул күптән вафат икән инде. 2000 нче елларда Хәниф Исмәгыйлев чишмәне тергезеп җибәрә һәм бүгенгә кадәр тәртиптә тота. Чишмә авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров тырышлыгы белән төзекләндерелгән. Бәйрәмгә Бану апаның балалары, оныклары, кияүләре дә кайткан. Кызы Илүсә Вәлишина әнисенә багышлап шигырь дә язган.

– Әни колхоз эшенә йөри иде. Көндезге ашка су буйлап кайтасы булган. Су буенда бер чишмә күрдем, суы бик тәмле дип, сөенеп кайтып керде ул. Чишмәдән су алып кайтып, чәй куярбыз әле, диде. Икенче көнне көрәк, чиләк, чүмеч алып, су буена төшеп китте, – дип хатирәләре белән уртаклашты Илүсә ханым.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина белдергәнчә, әлеге бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче авылдашлар да теләп кайткан. Дамира апа Шәрифуллина авыл тарихын сөйләсә, клуб хезмәткәрләре чишмә тарихын сәхнәләштергән. Нәфис сүзе дә, дәртле биюләре дә, матур җырлары да яңгыраган бу көнне. Яшьләр дә читтә калмаган. Гармунчы Нурулла, Ирек, Илдар абыйларына кушылып, бергәләшеп җырлаганнар. Кыскасы, озак еллар күрешмәгәннәрнең сөйләшер сүзе бетмәгән, яшьлек хатирәләрен искә төшергәннәр. Соңыннан бергәләшеп табын артында чәй эчкәннәр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү