«Артуга бармасак та, кимемибез»: «ВТ» журналисты Гомәр Бәшировның туган авылына барып кайтты

«Ел саен диярлек мин авылыма кайтып киләм. Кайтам да үземнең балачак, үсмер чак эзеннән, бергә уйнап үскән иптәшләрем, туганнарым, яраткан кешеләрем эзеннән йөрим», – дип язган Гомәр Бәширов. Без исә әдипнең йөргән сукмакларын урап, җидегән чишмә суын эчеп, Арча районындагы Яңасала авылының яшәеше белән танышып кайттык.

Җаны бар…

Авылга кергәнче табигатен күзәттек. Гомәр ага язганча, чыннан да, яшел бишек! Әллә яз иртәрәк килгәнгәме, агачларның ябалдашлары бермә-бер зуррак һәм ул йомшак зур яшел бүрекне хәтерләтә кебек. Яңасалага җиткәндә исә әдипнең «Кечкенәдән суын эчеп үскән авылым чишмәләре кайда гына булсам да исемнән чыкмады» дигән сүзләре язылган. Шуннан соң да бу чишмәләрне күрмичә кайтып була димени? Бигрәк тә «Җидегән чишмә»не.

Без килгәндә, төзүчеләрнең күперне яңарткан чагы иде. Кайбер урамнарда экскаватор җир казый. Су кертәләр икән. Авылга керүгә ниндидер бер җанлылык сизелде. Хезмәттәшләрем дә: «Авылның рухы бар», – диеште. Менә шунысы кыйммәт тә инде аның.

Менә беркөнне, кичкә таба, тау астындагы тын инешкә кинәт әллә ни була. Ул, авыр эшкә тотынган сыман, уфылдый, көчәнергә керешә. Ул да түгел, кыш буе өстен каплап, тынын буып яткан калын бозны шатыр-шотыр китереп ватып ыргыта да кабарынып, бүртенеп өскә бәреп чыга. Килеп чыга да, күрәсең, яз кояшы аның башын әйләндерә торгандыр, ул шунда котырына, тилерә башлый. Шашынудан кая барып бәреләсен белмичә, башта авыл уртасындагы күпергә, аннары зират янындагы тегермән буасына ташлана. Берни дә каршы тора алмый котырынган ташуга!

Яңа Салада бүген 111 хуҗалык, 249 кеше исәпләнә. Татарлар да, керәшеннәр дә дус яши. Халкы тырыш, сабыр холыклы. Артуга бармаса да, кеше саны әллә ни кимеми. Мәктәбе, бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, музей, китапханәсе, клубы бар. Шәхси хуҗалыкларда 100ләп сыер асрыйлар.

Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин әйтүенчә, авылның йөзе үзгәрә бара. Йортлар төзек, көннән-көн матурая. Урамнарга таш җәю дәвам итә. Буш торган йортлар берничә генә икән. 25–30 ел элек хуҗалыкларның һәркайсы ишегалдында кое казыткан булган. Хәзер «Чиста су» программасы буенча йортларга су кертү тәмамланып килә.

– Фермалар бетте. 12 ел элек мәктәп кыскартылып, башлангычка калдырылды. Анда җиде бала укый. Эш, мәктәп булмагач, яшьләр читкә китте, – ди Айрат Сафин.

Заманасында үзенә дә шәһәрдән яхшы эш тәкъдим иткәннәр. Бер көннән соң, авылымнан да кадерле җир юк, дип Яңасаласына кайткан. Авылны бер йодрыкка туплап тотучы ул. Ут борчасы белән бер!

Җиде чишмә

Кабак тавыннан менгәндә, «Җидегән чишмә» уң якта кала. Сүз уңаеннан, элек авыл аша олы юл үткән. Бер урыс бае кабак тоткан. Шуннан соң татарлар аны  татарчалаштырып,  Кабак тавы, дип йөртә башлаган.

Авылда җиде чишмә бар. Җидегән, Бәллүр, Сапый, Гафур, Кабак тавы, Павал чишмәсе – барысы да бер тау битеннән агып чыга. Изгеләр чишмәсе – иске авыл урнашкан урында. Җидегән чишмә җиде улаклы түгел. Г. Бәширов нигезенең бакча башыннан агып чыга ул. Барысының да суы тәмле, халык бик яратып эчә икән.

Нигезендә – әдәби бакча

Китапханәче, музей директоры Фәридә Борһанова әйтүенчә, дүрт ел элек Гомәр аганың нигезендә әдәби бакча ачылган.

– Балалар әдипне онытмый. Исләренә гел төшереп торабыз. «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә Арча районы укучылары экскурсиягә килә. Күрше-тирә районнардан да килүчеләр бар. Оныклары да бабалары турында кызыксынып тора. Авылдашларның шигырь кичәләрен дә монда үткәрәбез, – ди ул.

Мәктәптә Гомәр Бәшировның музее бар. Монда аның язу өстәле, урындыгы, портфеле, язу машинасы, каләме, сугыш чорында корреспондент булып эшләгәндәге фотоаппараты һәм башка экспонатлар урын алган.

Гомәр Бәширов әсәрләрендәге геройлар арасында үз авылы кешеләре дә бармы? «Намус» романындагы Нәфисә образының прототибы шушы авылда яшәгән, бригадир Васфикамал апа икән. Бу хакта улы – Арча педагогия көллиятенең өстәмә белем бирү педагогы Фәрит Минхәеровтан сораштык.

– Әни 79 яшендә вафат булды. Гомәр абый сугыштан соң Яңасалага кайткач, Васфи, кил әле дип, сугыш вакытында кырдагы хәлләрне, җирне эшкәртү, чәчү турында сораштырган, – ди Фәрит Минхәеров. – Әни – гаиләдә олы бала. Шуңа күрә аңа өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килгән. Әтисе мәктәпкә укырга җибәрмәгән. Хыялы белем алу булган. Сугышка кадәр Казанда мех фабрикасында эшләгән. Менә шул вакытта ике ел кичке мәктәптә укыган. Сугыш башланыр алдыннан авылга кайткан. Аны кыр бригадиры итеп билгелиләр. Ирләр – фронтта, әни колхозның җигелмәгән айгырларын кулга ияләштергән. Хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән. Сугыш бетәр алдыннан әнине Үрнәккә колхоз рәисе курсларына укырга җибәргәннәр. Тик бабай аның бу вазыйфада эшләвенә каршы булган.

Авылга – хатлар

Оркыя апа Мөхәммәтҗановага – 74 яшь. Заманында авыл советы рәисе булып эшләгән.

– 1969 елда Яңасалага Балтач якларыннан килен булып килдем. Авыл советында эшли башладым. Гомәр ага белән шул елларда аралаша башладык. Ул вакытта Казанда яши иде ул, авылга кайтып йөрде. Аның белән хатлар языша идек. Мәктәпкә дә, авыл халкына да аерым яза иде. «Нинди ярдәм кирәк?» – дип сорап торды. Яңа мәктәп ачарга булышты. Мәктәп тормышы, укытучылар белән кызыксына иде. Очрашуларда авылның үткәне белән ул вакыттагысын чагыштыра иде. Шәһәргә хәлен белергә барганда, авыл сөтен, катыгын, йомыркасын алып бара идек, –  ди Оркыя апа.

Нурания апа Сафинага – 81 яшь. Хисапчы булып эшләгән Нурания апа Гомәр  Бәширов романнарын укып үскән, аңа хат та язганы бар икән.

– Әнием яшьли үлде. Әтиебез Гарәфи Гомәр аганың туганы Хәерниса әби белән бергә яши башлады. Әти миңа Гомәр агага хат яздыртты. Бик матур килеп чыккан, күрәсең. «Кемгә яздырдың син бу хатны?» – дип әтидән сораган хәтта, – дип истәлекләре белән уртаклашты Нурания апа.

Мендең  дә  атландың түгел…

Айрат Сафин инглиз токымлы чабышкылар тота. «Чыгымлы, әмма күңелгә ял бирә торган шөгыль», – ди ул. 10 яшьтә үк Сабантуйларда чаба башлаган ул. Хәзер дә республика, илкүләм ярышларда катнаша. Уллары да әтиләреннән калышмый.

Капка төпләре тулы бала-чага. Китә мактану, китә кәперенү. Кем күпме йомырка җыйган, кызылы күпме дә бишние күпме? Әчтерхан чикләвеге белән конфетлар кемнәргә эләккән? Мактанчыграк малайлар, көрәшчеләр кебек кыланып, күкәйләрен чарт та чорт маңгайларына бәреп ваталар да шундук мүкелдәтеп ашап та куялар. Маңгай кызара кызаруын, кайчакта күбеп тә чыккалый. Һи, аның ише генә! Сабан туе бит!..

– Атка мендең дә атландың гына түгел. Аны берничек тә гараждагы мотоцикл, велосипед яки машина белән чагыштырып булмый. Абзардан атланып чыгып китү өчен аны ярты сәгать әзерләргә, яхшылап чистартырга кирәк.  Тир эзе калмаска тиеш, ул тәнен кырырга мөмкин, – ди хуҗа.

 Авылны саклаучылар

Авылдан башка тормышларын күз алдына китерә алмаган ир-егетләр белән дә күрештек.

Идеал Мөхәммәтҗанов Арчадагы кирпеч заводында эшли. Авыл арасы – 25 чакрым. Буш вакытында тәрәзә йөзлекләре ясарга да өлгерә.

– Үзебезгә кирәк булды да шуннан тотындык. Казанга, Биектау, Балтач районнарына да барып куйдык. Халык гадилекне ярата хәзер, артык чуар кирәкми, – ди ул.

Рәйдә һәм Геннадий Туюровлар 2010 елдан бирле терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Тик фермер булып теркәлмәгәннәр. Геннадий Биектау, Арча, Саба, Теләче районнарында газ кертә. Шул ук вакытта авылда 160лап гектар җире, 30лап мөгезле эре терлеге дә бар. Хатыны – уң кулы.

– Ел саен баш санын арттырып бара идек. Арттырып булмый хәзер. Сөт бәясе төште. Хәзер ул – 21 сум. Яшерен-батырын түгел, кышкы чор белән чагыштырганда, айга 40 мең сум акча югалтабыз.

Кичәге план бүгенгә ярамый. Авыл хуҗалыгына һаман аяк чалалар, – ди 49 яшьлек Геннадий.

Авыл халкына печәнен, ашлыгын түбән бәядән бирә ул. Моңа кадәр трактор белән авыл урамнарын кардан чистарткан. Үзе яшәгән урамга таш җәяргә булышкан.

– Авыл яклы инде мин. Яшьләр китмәсен иде, дим. Буш урыннар күп, йорт урыннары алсыннар иде. Улым Артем безнең янда калды. Июньдә өйләндерергә җыенабыз. Әти-әниләрнең күбесе ул-кызларын шәһәргә чыгарып җибәрү ягында бит, – Геннадий Туюров. – Күп эшлисез, ял итмисез, дип безне кызганучылар да бар. Нишләтәсең, йөрәк шундый. Тир түгәргә булсын безгә. Берәү дә тик тормый. Кемдер сыер сава, кемдер тирес түгә… Кайчак, гаиләне эшкә җигеп, дөрес яшәмимме әллә, дип тә уйлап куям. Тик безне үзгәртеп булмый. Авыл яшәсен дип тырышабыз.

Җир өстенә барып җиткәч, әти, уртага кереп, бер йомарлам туфрак казып алды да аның җылылыгын чамаларга кереште. Ул аны әле бер кулында, әле икенчесендә кысып карады. Аннары, җиңен сызганып, беләгенә куйды, борынына якын китереп иснәп алды. Ул туфракны шундый ипләп, күзләрен йома төшеп, шундый ихлас күңел белән тәмле итеп иснәде, аның бераз җылымсарак төче исе хәтта минем борыныма да килеп кергәндәй тойдым.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү