Әлки районында “Бердәм Россия” партиясе көне узды

Халык белән сөйләшергә, ешрак очрашырга кирәк. Әлки районында узган “Бердәм Россия көнендәгетөп фикерләрнең берсе әнә шул булды. Чара партионный ңТатарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.

Дәүләт Советы Рәисе районда партия акциясе чараларында катнашты. “Бердәм Россия” көне быел беренче тапкыр Татарстан халыклары Ассамблеясебелән берлектә үткәрелде. Кайбер чаралар быел Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Бердәм Россия көне кысасында районда 11 мәйданчык эшләде. Әйтик, Үзеңнекен сайлапартия проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләретурында район үзәгендә биш ел элек ачылганӘлки кулланучылар кооперативы мисалындафикер алыштылар. Хәзерге вакытта биредә терлекчалу цехы һәм ит ярымфабрикатлары җитештерүцехы эшли. Җитештерүчеләр сүзләренә караганда,продукция мәктәп ашханәләрендә, балаларбакчаларында, кафеларда, шәһәр читендәге балаларсәламәтләндерү лагерьларында зур ихтыяҗ белән файдалана.

Шулай ук, Дәүләт Советы Рәисе Кече Ватан мәдәнияте партия проекты кысасында С.М.Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнүмузее эшчәнлеге белән танышты. Биредә республикада бердәнбер космонавтика музей залыачылган. Музейга экспонатларны озак вакыт аэрокосмик компания җитәкчесе булып эшләгән Анатолий Михеев тапшырган. Хәзерге вакытта 13 меңнән артык экспонат цифрлаштырылган, шуларның 9 меңнән артыгы Россия Музей фондының дәүләт каталогына кертелгән.

«Гражданлык сәгате» партия проекты кысасындаФәрит Мөхәммәтшин тематик квиз җиңүчеләренбүләкләде һәм Әлки районы укучыларына Россия гражданнары паспортын тапшырды. Төп документны 16 яшүсмер алды.

Сез Әлки районында, безнең күпмилләтле республикада яшәвегез, укуыгыз һәм эшләвегез белән бәхетле. Без Татарстаннан, дип горурланып әйтегез!, диде парламент җитәкчесе укучыларга.

Эшлекле сәфәр кысасында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов ике улы махсус операциядә катнашучы ТуйбикәСыраеваның да хәлен белештеләр. Хәзерге вакытта улларының берсе ярадан соң дәвалана икән. Чын патриот уллар тәрбияләгән әнигә депутатларрәхмәт белдерде һәм егетләрнең тизрәк өйләренә кайтуларын теләде.

Районның партия активы белән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин чарага йомгак ясады. Үз чыгышында Әлки районы һәм республика алдында торган бурычларны билгеләде.

Проектның мөһимлеге һәм кирәклеге бүгенге көндә аеруча сизелә. Безнең бурыч – халыкны берләштерү. Күпмилләтле халкыбыз элек-электән авырлыкта берләшә, көчәя. «Бердәм Россия» партиясе ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган сәяси көч буларак, бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә, дидеФәрит Мөхәммәтшин. – Без мондый очрашуларга кызыксыну барлыгын сиздек. Партия активында гына түгел, хакимият вәкилләрендә, җирле совет җитәкчеләрендә, хуҗалык субъектларында да. Безнең өчен халкыбызның милләтара тынычлыгы һәм татулыгы, үсеп килүче буын белән тәрбияви эшне көчәйтүне арттыру мөһим.

Олег Морозов фикеренчә, партиягә идеологик эшнедә көчәйтергә кирәк.

Партиянең роле сәяси лидерлыкта гына түгел, ә кешеләргә илдәге хәлләрне аңлату, алар беләнаралашуда да. Халык аңлый, ләкин аларныңбирергә теләгән сораулары бар. “Бердәм Россия”җәмгыятьнең бердәмлеген тәэмин итә. Партия механизмыннан башка без бүген җәмгыятебез алдында торган бурычларны хәл итә алмаячакбыз, – диде Олег Морозов.

Эшләнгән эшләр күп булса да, үтисе бурычлар да җитәрлек. Фәрит Мөхәммәтшин партиянең җирле бүлегенә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән активрак эшләргә кушты.

Без кешеләр белән аз аралашабыз. Ешракочрашырга, борчыган мәсьәләләр турында фикералышырга кирәк. Халыктан качарга ярамый, диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү