Самарадан 18 яшьлек кыз Татарстанда суд хөкеме алдына басачак: ул 17 кешене алдаган

Самарада яшәүче 18 яшьлек кыз Казанда суд хөкеме алдына басачак. Ул төрле төбәкләрдә яшәүче 17 кешене интернет аша торак арендасына бәйле мәсьәләдә төп башына утыртып калдырган. Прокуратура гаепләнүчегә карата шәһәрнең Вахитов район судына җинаять эше юллаган. Бу хакта Татарстан Прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Самара кызы узган елның июненнән октябрь аена кадәр популяр интернет-сервисларда торакны арендага бирү һәм уен приставкалары сату турында игъланнар урнаштырган. Кыз телефон аша язышканда, сатып алучыларга ялган сайт сылтамасы аша узып, үзләренең банк карталары мәгълүматларын кертергә тәкъдим иткән. Шуннан тегеләрнең банк счетларына кереп, акчаларын урлаган һәм элемтәгә чыгудан туктаган.

Нәтиҗәдә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 17 кеше мошенник кызның “кармагына” эләккән. Аларга барлыгы 900 мең сумнан артыграк зыян китерелгән.

Кыз үзенең гаебен тулысынча таныган һәм зыянны өлешчә каплаган. Аңа карата шәһәрдән чыгып китүне тыю рәвешендә җәза чарасы сайланган. Кыз “Мошенниклык” статьясы буенча хөкем ителәчәк.


Фикер өстәү