«Мәрхәмәт» хатын — кызлар депутатлар берләшмәсе кайнар линия үткәрде

Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын — кызлар депутатлар берләшмәсе Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә балалы гаиләләрне яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кызларның игътибары» дигән кайнар линия үткәрде. Телефоннар тынып тормады. Сораулар арасында төрлесе бар. Берәүләр баласын бакчага урнаштыруда ярдәм итүләрен сорый, икенчеләрнең сабыен бүтән мәктәпкә күчерәсе килә. Депутатларга инвалидлык буенча пенсия билгеләүдә килеп чыккан проблема белән дә, тернәкләндерү тә алмаган кешеләр дә мөрәҗәгать итте.

– Бу кайнар линияне без балаларга багышладык. Кайберләрен шалтыраткан вакытта ук хәл итеп булды. Барлык килгән сорауларга да җавап бирәчәкбез. Һәр депутат үзенә кагылышлы сорауларны хәл итәчәк,. Кайбер сорауларны җаваплары белән сайтка да куячакбыз, – ди “Мәрхәмәт” хатын — кызлар депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

Быелдан хәрби хезмәт үткәндә әтисе үлгән инвалид балага туендыручысын югалту буенча түләнә торган пенсияне дә бирә башларга мөмкиннәр. Инвалидлык буенча бирелә торганы да калачак. Дәүләт Думасы депутатлары әлеге шундый закон проектын тәкъдим иткән. Алсу Нәбиева, закон проекты хупланыр һәм федераль дәрәҗәдә кабул ителер дип өметләнә. Баксаң, әлеге сорау белән депутатларга еш мөрәҗәгать итәләр икән.


Фикер өстәү