Татарстанда бер кыз табылган арада икенчесе югалган

Чаллыда 13 февральдә югалган 17 яшьлек Анастасия З. өенә кайткан. Аны волонтерлар эзләгән булган, дип яза “Челнинские известия”.

Хәзер алар 24 яшьлек Алена Марченконы эзләргә керешкән. Монысы 21 февральдә өеннән чыгып киткән. Аның кайда икәнлеге әлегәчә мәгълүм түгел.

Марченконың билгеләре: буе – 170 см., уртача гәүдәле, коңгырт чәчләре иңбашына төшеп тора, ачык шәмәхә төсендә куртка, кара төстәге башлык һәм чалбар, шнурлы кара ботинка кигән.

Кыз турында ниндидер мәгълүматка ия булучылардан 89172604743, 89520403841, 89656288565 телефоннары аша хәбәр итү сорала.


Фикер өстәү