Казанда «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдим иттеләр

Казанда «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдим иттеләр. 25 томлы академик басманы Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән.

«Әлеге басма татар фольклорының барлык жанрларын колачлый. Җыентык татар халкының элегрәк басылып чыкмаган фольклор мирасын киң аудиториягә җиткерү, халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру, тарихның төрле этапларындагы мәдәни ядкярләрне теркәү булып тора. Җыентыкка фәнни басмаларда моңарчы билгеле булмаган халык иҗаты үрнәкләре дә кертелде», – дип сөйләде матбугат очрашуында институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.

Басмада элек дөнья күргән материаллар да, экспедицияләр барышында җыелган, фәнни оешмалар архивында сакланган, беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелгән халык иҗаты белән дә тирәнтен танышу мөмкин.

«25 томлыкның алты китабы татар халык әкиятләренә багышланган. Шулай ук риваятьләргә, легендаларга, мөнәҗәтләргә һәм дастаннарга багышланган китаплар бар. Һәр әсәр кайдан, кайда һәм кем тарафыннан кемнән язып алынуын, яки беренчел чыганакны күрсәткән язулар белән тулыландырылган», – диде институтның халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова.


Фикер өстәү