Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өч томлы китап дөнья күрде

Әлеге басмаларны Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тәкъдим итте.

Хезмәт өч китаптан тора, дип таныштырды филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов. Беренчесендә шагыйрьнең Казан артында узган балачак еллары (1886 — 1904 ел ахыры), Җаек белән бәйле канат ныгыту дәвере (1894 елның ахырыннан — 1907 елның ахырына кадар) турында сүз алып барыла. Ә инде икенче һәм өченче китаплар шагыйрьнең Казан чоры тормышына (1907 елның ахыры — 1913 елның апреле) багышланган.

– Әлеге китапларда без Тукайны мәдәни фонда күрсәтергә тырыштык. Ягъни, алар шагыйрь турында гына түгел, ә шул чордагы мәдәният турында да мәгълүмат бирә. Ул чакта нинди газета-журналлар нәшер ителгән, Тукай нинди татар зыялылары белән аралашкан, кемне яраткан, кем белән каршылыкка килгән – барысы да җентекләп язылган. Бу мәсьәләдә документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары, хатлар, көндәлек, истәлекләр, журнал һәм газеталарда чыккан язмалар, төрле оешмаларның рәсми документлары) зур роль уйный, – дип сөйләде Марсель әфәнде матбугат очрашуында.

Әлеге өч томлы хезмәт ике телдә – татарча һәм урысча әзерләнгән. Институт вәкилләре сүзләренчә, икетелле формат укучы аудиториясен киңәйтә. Габдулла Тукайның тормыш юлын hәм иҗатын рус һәм татар мәдәниятләре багланышлары мәйданына куя, Россия укучыларының татар әдәбияты һәм мәдәнияте турындагы күзаллауларын үстерергә мөмкинлек бирә.


Фикер өстәү