Мәгариф министры укучыларга вакцина ясау буенча ачыклык кертте

Бүген мәгариф тармагы нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге үсмерләргә коронавируска каршы вакцина ясату турындагы сорауга җавап бирде.

– Хәзерге вакытта бернинди норматив документлар да юк. Әгәр Россия Мәгърифәт министрлыгыннан, Республика Хөкүмәтеннән, ковидка каршы штабтан күрсәтмәләр булса, аны үтәргә тиешбез. Монда безнең яктан да, әти–әниләр тарафыннан да кыенлыклар булыр дип уйламыйм. Барысын да оештырырбыз, сораулар туса, аңлатырбыз, – диде  республиканың баш педагогы.
Илсур Һадиуллин әйтүенчә, республика мәктәпләрендә һәр көн саен иртүк температурасы күтәрелгән, ютәлләгән 370–380 бала өйләренә кайтарылып җибәрелә. Бүген мәгариф хезмәткәрләренең 95 проценты вакцина ясаткан. Күпчелек уку йортларында бу сан 100 процентны тәшкил итә. Бары тик 30 укытучы гына эштән азат ителгән. Әмма аларга прививка ясату мөмкинлеге бирелеп, кире мәктәпләргә әйләнеп кайтканнар. ”Бездә болай да укытучылар җитми, шуңа күрә моңа тыныч кына карый алмыйбыз”, – дип аңлатты министр.


Фикер өстәү